Татарстанда 1,8 мең гектар мәйданда урман культураларын агротехник карау эшләре башкарылган

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, чаралар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барыла.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 29 июненә урман культураларын агротехник карау буенча эшләр 1,85 мең га мәйданда башкарылган (планның 14%).

Эш күләме буенча лидерлар арасында – республиканың Бөгелмә, Кызыл Йолдыз һәм Нурлат урман хуҗалыклары хезмәткәрләре.

«Урман культураларын карау – урман торгызу эшләре комплексының мөһим өлеше, – ди Министрлыкның урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев. – Эшләр календарь планны уздырып бара. Алар бу елның 1 сентябренә кадәр тәмамланыр дип көтелә».

Исегезгә төшерик, урман культураларын агротехник карау эшләре – туфракны йомшарту, чүп үләннәрен утау, үсемлекләрне кысалап алу юлы белән үстерелә торган агачлар һәм куаклар үсешенә шартларны яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы. Карау ешлыгы җирле шартларны исәпкә алып билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International