Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда алдагы чорга бурычлар турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлык белгечләре, республикадагы урманчылыкларның җитәкчеләре һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Киңәшмәдә төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады.
Үз чыгышында ул урман утыртмаларын тикшерү һәм урман корткычлары булган урыннарны бетерү, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашыру чараларын үткәрү өчен документлар төзү мәсьәләләренә тукталды.
«Июль ахырына кадәр зарарлы организмнарны юк итү яки киметү чараларын үткәрү нигезләүләрен әзерләргә һәм соңыннан аларны көзен Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге белгечләре тарафыннан урман участокларында уздырылган тикшерү мәгълүматларын исәпкә алып төзәтергә кирәк», – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов.
Министрның беренче урынбасары сүзләренчә, 2023 елның 30 июненә дәүләт урман инспекторлары тарафыннан 99 контрольлек (күзәтчелек) чарасы, 3,1 мең профилактик чара, шул исәптән 2,4 мең мәгълүмат бирү, 651 консультация үткәрелгән.
«Урман фонды җирләрендә патрульлек итүне көчәйтергә кирәк, шулай ук урман законнарын бозуны, урман утыртмаларын законсыз кисүне кисәтү максатыннан, халык арасында аңлату эшен көчәйтергә кирәк», – дип нәтиҗә ясады ул.