Бүген Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесен тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, көллият директоры Рим Фәхразыев һ.б. катнашты.
Үз чыгышында Равил Кузюров Татарстанда урман хуҗалыгының торышы һәм тармак белгечләре алдында торган өстенлекле бурычлар турында сөйләде.
«Урман тармагына квалификацияле яшь кадрлар кирәк, без сезне дус командабызда күрергә шат булачакбыз, – диде Равил Кузюров чыгарылыш укучыларына мөрәҗәгать итеп. – Барыгызны да диплом алуыгыз белән котлыйм һәм үз юлыгызны ышанычлы адымнар белән дәвам итүегезне телим. Максатчан булыгыз, хыялланыгыз һәм яңа җиңүләргә ирешегез».
Көллиятне тәмамлаучыларны район башлыгы Сергей Димитриев та котлады. Ул яшь белгечләргә бәхет, иминлек һәм һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.
Аннары көллиятне тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. Аларны 77 кеше алды.
Исегезгә төшерәбез, Лубян урман-техник көллиятендә 1921 елдан бирле урман хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләнә. Бу вакыт эчендә биредә 9,8 мең белгеч әзерләп чыгарылган. Хәзерге вакытта көллияттә урман һәм урман-парк хуҗалыгы, бакча-парк һәм ландшафт төзелеше, икътисад һәм бухгалтерлык исәбе (тармаклар буенча) юнәлешләре буенча укытыла.