«Коррупциягә каршы бергәләп!» халыкара коррупциягә каршы яшьләр социаль реклама конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

«Коррупциягә каршы бергәләп!» халыкара коррупциягә каршы яшьләр социаль реклама конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Аны Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы оештыра.

Конкурста катнашу өчен 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла. Эшләр 2023 елның 1 октябренә кадәр конкурсының  www.anticorruption.life рәсми сайтында «Иң яхшы плакат» һәм «Иң яхшы видеоролик» дигән ике номинациядә кабул ителә. Конкурста катнашу өчен конкурсның рәсми сайтында теркәлергә, конкурс кагыйдәләре белән ризалашуыңны расларга, шулай ук шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк. Конкурс эшләрен конкурсның рәсми сайтында шәхси кабинет аша электрон рәвештә урнаштырырга кирәк.

Оештыручылар сүзләренчә, эшләрдә рус телендә аңлатмалы текст (плакатлар өчен) яки монтажланган субтитрлар (видеороликлар өчен) булырга тиеш, аларда конкурс эшенең автор исеме, авторның фамилиясе, исеме, яше (иҗат коллективы атамасы), дәүләт күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International