Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә урман» VI слетында катнашучылар билгеләнде

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

Республика районнарында «ТР муниципаль районының иң яхшы мәктәп урманчылыгы» конкурсына йомгак ясалды. Аларда җиңүчеләр Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә урман» VI слетында катнашачак, ул быелның 26-28 июлендә «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында узачак.

31 команда  иң көчле команда исемен яулау өчен көрәшәчәк, катнашучыларның гомуми саны 93 кеше булачак. Слетка барлыгы 200 кеше җыелыр дип көтелә. Ярышлар барышында конкурсантларга урман һәм анда тереклек итүче җан ияләре турындагы белемнәрен, командада эшләү, урманда дөрес юнәлеш ала белү күнекмәләрен, каршылыкларны җиңеп чыгу, таксацияләү һәм урманнарда янгыннарны сүндерү күнекмәләрен күрсәтергә туры киләчәк. Слет кысаларында шулай ук төрле конференцияләр, мастер-класслар, конкурслар, квестлар һ.б. үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International