Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында дәүләт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Утырыш эшендә Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмә барышында дәүләт хезмәтләрен күрсәтү срокларын кыскарту мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Искәртеп узыйк, Министрлык тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре исемлегендә – аукцион нәтиҗәләре буенча, сатулар уздырмыйча урман кишәрлеген арендага бирү, урман кишәрлеген түләүсез нигездә, даими (вакытын чикләмичә) файдалануга бирү, урманнарны үзләштерү проектына экспертиза, гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзү, урман патологиясен тикшерү актларын раслау, урманнардан файдалану турында декларацияләр һәм хисаплар кабул итү, дәүләт урман реестрыннан өземтәләр бирү, дәүләт милкендә булган җирләрдән яки җир кишәрлегеннән файдалануга рөхсәт бирү, җир кишәрлекләре бирмичә һәм сервитут, гавами сервитут билгеләмичә, дәүләт милкендәге җирләрне яисә җир кишәрлекләрен файдалануга рөхсәт бирү, урманнарны торгызу проектларын һәм урман үрчетү проектларын килештерү.
Хезмәт күрсәтү өчен гаризаны Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталы (https://www.gosuslugi.ru) һәм Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы (https://uslugi.tatarstan.ru) аша бирергә була.