«СПЭКТР» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр ТР мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә урман» VI слетына әзерләнәләр

2023 елның 4 июле, сишәмбе

ТР «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ Акташ кишәрлегендә участок урманчысы Ирек Гыйбадуллин Әлмәт районы Иске Михайловка урта мәктәбенең «СПЭКТР» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен гамәли дәрес үткәргән. Очрашу Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә урман» VI слетына әзерлек кысаларында оештырылган.

Дәрес барышында Ирек Гыйбадуллин укучыларга урман хуҗалыгының төп терминнары һәм төшенчәләре, кошлар, төп, ылыслы һәм яфрак кортучы бөҗәкләр турында искә төшергән, тармакны цифрлы трансформацияләү барышы турында сөйләгән. Шулай ук укучылар үлчәм чәнечкесе, биеклек үлчәгеч һәм буссоль кебек җайланмалардан куллана белүләрен дә күрсәткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International