Бүген Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Утырыш эшендә РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының Урман ресурслары өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры Андрей Грибенников, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Александр Панфилов, Рослесхозның Федераль дәүләт урман күзәтчелеге идарәсе башлыгы Алексей Абрамов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һ.б. катнашты.
Исегезгә төшерәбез, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертергә, атап әйткәндә – дәүләт (муниципаль) учреждениеләренә, Кодексның 77 статьясындагы 1 өлеше нигезендә ачык аукцион уздырганда урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе нигезендә аукцион җиңүчесенең урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе төзүдән читләшүенә яисә аукционны кодексның 79 статьясындагы 6 өлешенең 1, 4 пунктлары нигезендә узмаган дип тануга бәйле рәвештә, урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе нигезендә агач әзерләүне рөхсәт итәргә тәкъдим итә.
Киңәшмәдә катнашучылар әлеге федераль закон проектын эшләп бетерү мәсьәләләре, аны кабул итү вакыты һ.б. турында фикер алыштылар.