Чирмешән районы Чирмешән лицееның «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәге базасында (Краснодар крае) уза торган «Лесной подрост» профильле тематик сменасында катнашалар.
Сменада бөтен Россиядән 150 бала җыелган. Тематик программа кысаларында яшь экоактивистлар «Лесной подрост» программасы буенча укулар уза, мастер-классларда, экология, урманны саклау һәм яклау өлкәсендәге тикшеренү һәм иҗади проектларда катнашалар, шулай ук урман ресурсларын өйрәнүнең югары технологияле ысуллары белән танышалар.
«Лесной подрост» тематик сменасы быелның 14 июленә кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, сменада катнашу өчен конкурс биремен үтәргә кирәк иде. Коллективлар «Мәктәп урманчылыгының проект-тикшеренү эшчәнлеге» номинациясендә конкурс сайлап алуын узарга һәм урманнарны саклау һәм яклау буенча үзләренең гамәли эшчәнлек нәтиҗәләрен юнәлтергә тиеш булалар.