ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Алабуга муниципаль районында булды

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Алабуга муниципаль районында булды.

Килеп җитү белән ул «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ генераль директоры Али Кылыч белән очрашты. Очрашуда министр урынбасары Рәис Гомәров катнашты.

Очрашу кысаларында 2023 елда Kastamonu компаниясенең агач эшкәртү заводына агач китерү мәсьәләләре каралды.

Соңыннан Равил Кузюров  «Алабуга урман хуҗалыгы» ДБУ базислы урман питомнигын карады. Аны урман хуҗалыгы директоры Миңнегаян Мөхәммәтҗанов һәм питомник мастеры Константин Парамонов озатып йөрде.

Тикшерү барышында министрга быел питомникта 0,63 гектар мәйданда чәчү үткәрелүе турында сөйләделәр. Чыршы, имән һәм карагай орлыклары чәчелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International