«Урман Робинзоннары» мәктәп урманчылыгы тәрбияләнүчеләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Питрәч районының Ф.А.Сафин исемендәге Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Урман Робинзоннары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр  ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар. Алар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Илгиз Зарипов укучыларга Татарстанда урман хуҗалыгының тарихы һәм бүгенге торышы, урманнарны саклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр, урман профилендәге һөнәрләр һ.б. турында сөйләде.

«Миңа Урман музеенда бик ошады, урман хуҗалыгы турында күп яңа һәм мавыктыргыч нәрсәләр белдем, – дип  уртаклашты тәэсирләре белән «Урман Робинзоннары» берләшмәсендә катнашучы Эльвина Зәйнетдинова. – Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге макетын күрүе һәм ябык тамырлы чәчүлекләрне үстерү үзенчәлекләре турында ишетүе аеруча кызыклы булды».

«Шулай ук экскурсия Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә урман» VI слетына әзерлек кысаларында да файдалы булды, – дип өстәде ул.– Слетның башлануын түземсезлек белән көтәм, программа буенча ул бай һәм кызыклы булырга охшаган».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International