Федераль урман хуҗалыгы «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә йомгак ясадылар. Акция кысаларында Россиянең 89 төбәгендә һәм 26 илдә барлыгы 34,6 млн. үсенте утыртылган. Агачларның иң киң таралган токымнары булып нарат, чыршы, корычагач, имән, каен һәм акация тора.
Халыкара «Хәтер бакчасы» акциясе 18 мартта Кырымда, Севастопольдә һәм ЛХР старт ала, 5 июльдә Мәскәүдә Поклонная тавында тәмамлана.
«Быел «Хәтер бакчасы» акциясе тагын да зуррак әһәмияткә ия булды, битараф булмаган кешеләрне тагын да күбрәк берләштерде. Без һәркемгә гомуми эшкә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерәбез», – дип билгеләп үтте Рослесхоз башлыгы Иван Советников.
Татарстан Республикасында акция кысаларында фронттан өйләренә, туганнары һәм якыннары янына әйләнеп кайтмаган 378 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә 1,2 миллионнан артык үсенте утыртылган. Акциягә 25 мең кеше кушылган.
Белешмә өчен. «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе беренче тапкыр 2020 елда уздырылды. Аның максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.
Чараны оештыручылар булып «Экология» илкүләм проекты кысаларында, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәмендә, «Хәтер бакчасы» АКО, Җиңү полководецларының хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тора.