Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2023 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Утырыш Рослесхоз җитәкчесе Иван Советников рәислегендә узды.
Видеоконференция режимында узган чарада урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, аның урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров катнашты.
Киңәшмә барышында Россия Федерациясе субъектлары территориясендә язгы урман культурасы сезоны кысаларында башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре каралды.
Төп доклад белән Рослесхозның урманнарны торгызу һәм саклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан Республикасында 1645 гектар мәйданда урманнарны яңадан үрчетү буенча чаралар үткәрелгән. Шул исәптән 334 гектар мәйданда ябык тамыр системасы булган утырту материалын кулланып, урман культуралары булдырылган. 2023 елда республикада 3614 гектар мәйданда «Экология» илкүләм проекты буенча урманнарны торгызу планлаштырыла.
Шул ук вакытта Татарстанда 1721 гектар мәйданда – саклагыч урман утыртмаларын булдыру, 2508,1 гектарда – урман культураларын тулыландыру, 22,3 гектарда урман питомникларында орлык чәчү буенча эшләр башкарылган.