ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2023 елның 1 яртыеллыгында федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Әлеге чорда дәүләт урман инспекторлары тарафыннан 99 контрольлек (күзәтчелек) чарасы һәм 3,2 мең профилактик чара, шул исәптән 2,4 мең мәгълүмат җиткерү, 711 консультация үткәрелгән.
Шул ук вакытта урман фонды җирләрендә 16,3 меңнән артык патрульлек башкарылган.
«Быел юридик затларга планлы тикшерүгә мораторий гамәлдә, профилактик эшкә басым ясалды, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров. – Ел башыннан гражданнарга карата административ хокук бозулар турында 169 беркетмә төзелде. Иң еш очрый торган хокук бозулар булып урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозулар тора».