Лубян урман-техник көллияте студенты Амаль Мингалимов һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының сайлап алу этабында катнаша

2023 елның 7 июле, җомга

Хабаровск шәһәрендә «Хабаровск сәүдә-икътисад техникумы» КДБҺБУ базасында һөнәри осталык буенча «Профессионаллар-2023»  Бөтенроссия чемпионатының сайлап алу (төбәкара) этабының «Агач аударучы» компетенциясе буенча ярышлар уза. Исегезгә төшерәбез, «Профессионаллар» хәрәкәтенең төп максаты – Россия икътисадының төрле тармакларын кадрлар белән тәэмин итүгә ярдәм итү, бу «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә. Илкүләм проектлар Россиядә РФ Президенты Владимир Путин указы буенча гамәлгә ашырыла.

Ярышларда Мәскәү, Татарстан Республикасы, Марий Эл, Ярославль, Владимир, Новосибирск өлкәләреннән һәм Хабаровск краеннан 7 кеше катнаша. Татарстанны Лубян урман-техник көллиятенең 3 курс студенты Амаль Мингалимов тәкъдим итә.

Ярышлар 9 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге вакыт дәвамында конкурсантлар бенпычкы чылбырын алыштыру, агач кисү, ботакларны кисү, бүрәнәләрне комбинацияле кисү һәм төгәл кисү буенча берничә бирем үтәячәк.

«Мин, эксперт-остаз буларак, конкурсантларны бәяләү төркеменә керәм һәм егетләрнең югары әзерлек дәрәҗәсен ышаныч белән раслый алам. Ярышларның оештырылуы да яхшы, – дип сөйләде Лубян урман-техник көллиятенең укыту-җитештерү эшләре буенча директор урынбасары Илдар Галиев. –  2 биремне үтисе калды, яхшы нәтиҗәләргә өметләнәбез».

Исегезгә төшерәбез, һөнәри осталык буенча «Профессионаллар-2023»  Бөтенроссия чемпионатының сайлап алу (төбәкара) этабы Россия Федерациясенең 25 субъектында 268 компетенция буенча оештырылган, аларда илнең 89 төбәге вәкилләре катнаша. Сайлап алу ярышлары 2023 елның 25-29 ноябрендә Санкт-Петербургта узачак чемпионат финалында катнашу хокукы өчен үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International