Рөстәм Миңнеханов республикада табигый һәм техноген янгыннарны кисәтү эшен көчәйтергә кушты. Татарстан Рәисе бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада эссе һава торышы урнашты, шуңа бәйле рәвештә янгын чыгу куркынычы зур. Шуңа бәйле рәвештә Татарстанда урманнарга баруны чикләделәр, шулай ук патрульлек итү өчен техника паркын да арттырдылар.
«Катгый контроль булырга тиеш. Патрульлек итүне тәэмин итәргә һәм бу эшкә безнең муниципалитетларны җәлеп итәргә кирәк. Бу эш урманчылар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән генә чикләнергә тиеш түгел», – дип белдерде Татарстан Рәисе.
Ул кирәкле чараларны оештырырга, аерым алганда, шлагбаумнарны һәм янгынга каршы аншлагларны яңартырга, шулай ук янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны ясарга кушты. «Бу безнең барлык муниципалитетларга кагыла торган бик җитди эш», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук Татарстан Рәисе суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә карата да контрольне көчәйтергә кушты. Узган атнада гына да республикада 8 кеше батып үлгән.
Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте