Гидрометеорология идарәсе мәгълүматлары буенча, 2023 елның 11-17 июль көннәрендә Татарстан Республикасының аерым районнарында урманнарда янгын куркынычының IV һәм V класслары сакланачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 07.07.2023 №796 карары нигезендә Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүләрен 7 июльдән 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп узганча, һәр очкын зур куркыныч тудырырга мөмкин! Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәвегез турында сорыйбыз, һәм урман янгынына тап булганда яки урман биләмәләре янында янгыннар килеп чыккан очракта урман сагының бушлай бердәм телефон номеры буенча шалтыратыгыз: 8 (800) 100-94-00 яки «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итегез: 8 (843) 221-37-95.