Бүген Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында югары уку йортын тәмамлаучыларга диплом тапшыру тантанасы булды. Чыгарылыш студентларын Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, КДАУ ректоры Айрат Вәлиев, ТР экология министры урынбасары Егор Тарнавский, КДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Ренат Гафиятов, урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин һәм башкалар котлады.
Үзенең чыгышында Равил Кузюров кыскача гына Татарстандагы урман хуҗалыгының торышы һәм тармак белгечләре алдында торган өстенлекле бурычлар турында сөйләде.
«Казан дәүләт аграр университеты – бай тарихы һәм кимчелексез абруе булган уку йорты. Биредә югары квалификацияле укытучылар, урман хуҗалыгында практик эш тәҗрибәсе булган белгечләр коллективы эшли, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Мөмкинлектән файдаланып, сезгә хезмәтегез, һәр укучыга индивидуаль якын килүегез, компетентлылыгыгыз, җаваплылыгыгыз, чиксез сабырлыгыгыз һәм кайгыртучанлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә».
«Хөрмәтле чыгарылыш студентлар! Сезне безнең командага кушылырга чакырабыз, – дип өстәде ул. – Уку йортын тәмамлавыгыз белән тәбрик итәм! Сезнең өчен яңа идеяләр, мөмкинлекләр, омтылышлар һәм перспективалар дөньясы ачылсын. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм башлаган һәр эшегездә уңышлар телим!»
Алга таба югары уку йортын тәмамлаучыларга диплом тапшыру тантанасы булды. Аларны «Урман эше», «Ландшафт архитектурасы» һәм «Экология һәм табигатьтән файдалану» юнәлешләре буенча белем алган 46 кеше алды.