Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның кысаларында быелның 11 июленә 224 гектар мәйданда табигый урман торгызу эшләре башкарылган.
«Табигый урман торгызу урман үсемлекләрен яңадан торгызуның табигый процессларына нигезләнгән. Урманчылар үсентеләр өчен уңай шартлар тудыра. Әлеге методның өстенлеге – урманнарның табигый структурасын һәм биотөрлелеген саклау, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Табигый урман торгызу эшләрен башкарганда туфрак өслеген минерализацияләү, агачларны кискәндә үсемлекләрне табигый рәвештә шыттыру һәм саклау кебек чаралар каралган. Быел мондый эшләр 2092 гектар мәйданда башкарылачак».
Министр искәртеп узганча, элегрәк төбәк проекты буенча урман тармагы белгечләре тарафыннан 1523,1 гектарда урманнарны яңадан үстерү буенча чаралар уздырылган, шул исәптән 1413,5 гектарда – ясалма урман торгызу, 105,6 гектарда – урман үрчетү, 4 гектарда катнаш урман торгызу эшләре башкарылган.
«Төбәк проектының ике максатчан индикаторының берсе – «урманнарны торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте», – дип өстәде Равил Кузюров. – Хәзерге вакытта аның күрсәткече 73% тәшкил итә. Фаразланган мәгълүматларга караганда, барлык урман торгызу эшләре үтәлешен исәпкә алып, күрсәткеч 140% якын булачак».