Президент Татарстана встретился с главой Рослесхоза Татарстан Президенты Россия Урман хуҗалыгы башлыгы белән очрашты

2013 елның 30 августы, җомга

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе – Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Владимир Лебедев белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президентының экономик мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев катнашты.

Владимир Лебедев Татарстанга республиканың Саба районында яңа агач эшкәртү заводы ачылуда катнашу өчен килгән. Татарстан Президенты белән бүгенге очрашуда ул республикада урман хуҗалыгының үсеш кимәленә югары бәя бирде, ТР җитәкчәлегенең бу тармакка аеруча игътибарын билгеләп узды.

Очрашу барышында яклар Татарстан урман хуҗалыгының арытаба үсеш перспективаларын һәм тармакка федераль үзәктән ярдәм мәсьәләләрен тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International