ТР Саба районында яңа агач эшкәртү комплексы ачылды

2013 елның 30 августы, җомга

Бүген Татарстанның Саба районында түбән сортлы агачларны эшкәртү комплексы ачылды. Ачылу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Владимир Лебедев, ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.

Саба районы Урман хуҗалыгы бистәсенә килгән кунаклар иң башта урман селекция-орлыкчылык үзәгенә бардылар, анда республиканың урман тармагына багышланган күргәзмәне карадылар, үзәкнең эше белән таныштылар. Шуннан соң И.Халиков белән В.Лебедев РФ һәм ТРның атказанган урман үстерүчесе Нургали Миңнеханов һәйкәленә чәчәк куйдылар, аннары Саба Урман хуҗалыгы музеен карадылар.

Программаның үзәк вакыйгасы – түбән сортлы агач эшкәртү комплексын ачу булды. Тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясап, Татарстан Премьер-министры катнашучыларның барысын да Республика Көне белән котлады. “Без күптән көткән шундый уникаль заводның нәкъ шушы көндә ачылуында тирән мәгънә бар” – дип белдерде И.Халиков. Аның әйтүенчә, ТРның беренче Президенты Миңтимер Шәймиев та мондагы җитештерүне үстерергә кирәклек турында берничә тапкыр әйткән булган, республиканың хәзерге башлыгы Рөстәм Миңнеханов та шушындый комплекс төзү турында хыялланган.

“Бүгенге вакыйга безнең Татарстан урманын файдалана, аннан әзер продукция ясый алуыбыз турында сөйли. Кайдадыр чит илләрдә күргән-ишеткәннәребезнең күбесе, ниһаять, иң яхшы технологияләр белән үзебездә, Россиядә, Татарстан җирендә эшләнәчәк” – диде республика Хөкүмәте башлыгы. Ул монда кыска вакыт эчендә комплекс барлыкка китергән төзүчеләргә дә рәхмәт белдерде. “Продукцияне сату буенча булган мәсьәләләр дә чишелер дип уйлыйм”, – диде И.Халиков, һәм шушындый җитештерүләрнең республикада тагы да күбрәк төзеләчәгенә өмет белдерде.

Завод ачылу тантанасында катнашучыларны РФ Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Владимир Лебедев та бәйрәм белән котлады.

“Иң мөһиме – бу заводның куллану ассортиментында яфраклы йомшак агачлар да булу. Без бүгенге көндә нәкъ шул токым составын файдалануга юнәлтелгән җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтәбез” – дип белдерде В.Лебедев.

Ул соңгы берничә дистә елда, барыннан элек илнең Европа өлешендә агачларның токым составы үзгәргәнне аңлатты. “Үзебезгә кирәкле токым составына кире кайту өчен безгә 40-50 ел яхшы һәм системалы эшләргә туры киләчәк әле”, – дип ассызыклады Россия табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары.

Үз чыгышында ул шулай ук иртән ТР Президенты белән очрашуын, анда сүзнең тармак алдында торган бурычлар турында баруын әйтте. “Бүген күргән һәм ишеткәннәремнән соң миндә ниндидер ак көнләшү кузгалды, чөнки сез дөрес юнәлештә барасыз. Без сөйләгәннәрне, без эшләргә теләгәннәрне сез республика территориясендә инде эшлисез”, – диде В.Лебедев.

Ачылу тантанасында катнашучылар, символик тасманы кискәннән соң, яңа җитештерүне карадылар. Әйтергә кирәк, агач эшкәртү комплексының проект куәте елына 600 мең данә (179.6 млн сумлык) агач аслык, 32 мең куб.м (182.9 млн сумлы) тулай кулланышлы агач материаллары, 6 мең т (93.7 млн сумлык) агач оны, 22 мең т (79.5 млн сумлык) пеллет җитештерүне һәм сатуны күздә тота. Барлык төр товарлыклы продукциянең еллык суммасы 535.7 миллион сум булачак.

Агач эшкәртү комплексының тулай агач кулланышы – 141 мең куб.м.

Проектны тормышка ашыруга инвестицияләрнең тулай суммасы – 741 млн сум. Проектның үзен аклау дәвере – 6.5 ел.

Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә агач эшкәртү комплексында 200дән артык яңа эш урыны булдырылган.

"Татар-информ" ИА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International