Татарстанлылар экология белеме буенча IX Бөтенроссия конференциясендә катнаша ала

2023 елның 11 июле, сишәмбе

2023 елның 25-28 октябрендә Мәскәүдә В.И.Вернадский исемендәге дәүләтнеке булмаган экология фонды экологик белем буенча  «Мәгариф-2030. Укырга. Сынап карарга. Гамәл кылырга» IX Бөтенроссия конференциясен үткәрә. Конференциянең максаты – тиз үсә торган дөнья үзгәрешләре нигезендә Россия Федерациясенең тотрыклы үсеше мәнфәгатьләрендә экологик белем бирүнең һәм агартуның эчтәлеген, формаларын, ысулларын яңарту юлларын карау.

Катнашуга Россия Федерациясе закон чыгару һәм башкарма хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары вәкилләре; мәктәпкәчә, гомуми, һөнәри һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләре; мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре; экологик белем, тәрбия һәм мәгариф өлкәсендәге белгечләр; урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йортлары студентлары, укытучылар, тармак һәм академик фән, эксперт җәмгыяте һәм иҗтимагый экология оешмалары вәкилләре чакырыла.

Конференциядә катнашу өчен 15 октябрьгә кадәр түбәндәге теркәү формасын тутырырга кирәк: https://forms.yandex.ru/u/64832b1484227c00c1d929f6/.

Тулырак белешмәләр сайтта:  http://vernadsky.ru/de/proekty/vkeo.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International