Тәтеш урманчылыгы белгечләре урманнарда янгыннарны кисәтү максатында рейдлар үткәрә

2023 елның 11 июле, сишәмбе

«Тәтеш урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү максатыннан рейдлар үткәрә. «Урманнарда янгын куркынычы янаган чорда урман биләмәләрендә рейдлар уздыру һәм тикшереп тору – безнең эшчәнлекнең бер юнәлеше булып тора. Әлеге эшләрнең максаты – табигый янгыннарны һәм корыган үләнгә ут кабу күренешләрен, урман законнары бозылу очракларын ачыклау, – ди җитәкче-урманчы Ранил Рәхмәтуллин. – Статистика мәгълүматларына караганда, урманда чыккан янгыннарның 90 проценты кеше гаебе белән килеп чыга. Патрульлек барышында без гражданнарга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында аңлатабыз».

«Гомумән алганда, бүгенге көндә Тәтеш урманчылыгының дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман фонды җирләренә 470 патрульлек үткәрелде, янгынга каршы тематикага 400 листовка таратылды һәм халык арасында 49 әңгәмә үткәрелде», – дип өстәде Ранил Рәхмәтуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International