«Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләре«Лесной подрост» профильле тематик сменасында катнашканнар

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Чирмешән районы «Чирмешән лицее» МББУ «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Динара Хәмитова, Румия Яруллина, Әлмирә Мотыйгуллина һәм Алинә Мәгъсумова «Лесной подрост» профильле тематик сменасында катнашкан. Искәртеп узабыз, смена 2023 елның 23 июненнән 12 июленә кадәр Краснодар краенда «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәге базасында узды.

Быел сменада илнең 35 төбәгеннән 150дән артык укучы катнашкан, болар – мәктәп урманчылыклары вәкилләре, яшь волонтерлар, «Иң яхшы мәктәп урманчылыгы» конкурсында, шулай ук мәктәп урманчылыкларының региональ слетларында җиңүчеләр һәм призерлар.

Тематик сменада балалар табигатьне һәм урмандагы тереклек ияләрен күзәтеп, климат фаразларын ясарга өйрәнгәннәр, «Россиянең тере энциклопедиясе» фестивалендә үзләренең экологик проектларын эшләп яклаганнар. Моннан тыш, сменада катнашучылар заманча цифрлы технологияләр белән танышканнар, шул исәптән дроннар белән идарә итәргә өйрәнгәннәр, космос фотолары белән эшләп, тәҗрибәле белгечләр җитәкчелегендә өч үлчәмле модельләр булдырганнар.

Белем бирү курсының нәтиҗәсе булып «Лесная газета» һәм «Орленка» дендропаркы буенча экологик экскурсия булган.

Сменаны ябу тантанасында балалар программада катнашучы сертификатларын алганнар, ә иң активлары дипломнар белән бүләкләнгән.

«Мин өстәмә рәвештә «Цифрлы урманчы» белем бирү курсын узганым өчен сертификат алдым, эш процессын сыйфатлы итеп төзи белгәнем өчен грамота һәм экологлар советында нәтиҗәле эшләгән өчен грамота белән бүләкләндем, – дип сөйләде  «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында катнашучы Алинә Мәгъсумова. –  Миңа «Лесной подрост» сменасы бик ошады. Урманнар һәм гомумән табигать турында күп яңалык белдем. Оештыручыларга һәм Чирмешән урманчылыгына шундый искиткеч тәҗрибәм өчен рәхмәтлемен һәм анда үткәргән вакытымны елмаеп искә алачакмын».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International