«Урман Робинзоннары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр ТР мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә – урман» VI слетына әзерләнәләр

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Питрәч районының Ф.А.Сафин исемендәге Шәле урта гомуми белем мәктәбенең «Урман Робинзоннары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр  «Лаеш урманчылыгы» ДКУ булганнар. Укучылар өчен экскурсияне җитәкче-урманчы урынбасары Фәнил Фазлыев үткәргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Укучылар урманчылыкның административ бинасын, урман янгыннарын сүндерү станциясен, базислы урман питомнигын һ.б. караганнар.

Очрашу барышында Фәнил Фазлыев мәктәп урманчылыгында катнашучыларга урман хуҗалыгының төп терминнары һәм төшенчәләре, урман культуралары, урман хуҗалыгы һәм урманны саклау эшләренең төрләре, биеклекне үлчәү һәм буссоль куллану кагыйдәләре турында искәртеп узган.

Экскурсия Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә – урман» VI слетына әзерлек кысаларында оештырылган. Слет агымдагы елның 26-28 июлендә «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында узачак. 31 команда  иң көчле команда исемен яулау өчен көрәшәчәк, катнашучыларның гомуми саны 93 кеше булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International