Ульяновскта урман комплексын цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2023 елның 14 июле, җомга

Бүген Ульяновск шәһәрендә «Урман комплексын цифрлы трансформацияләү – 2023» III Бөтенроссия форумының пленар утырышы узды.

Видеоконференция режимында узган утырышта Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков, «Рослесинфорг» федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры Павел Чащин, Ульяновск өлкәсе хөкүмәте рәисе Владимир Разумков, Ульяновск өлкәсенең табигый ресурслар һәм экология министры Гөлнара Рәхмәтулина, урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлегенең әйдәп баручы консультанты Илфир Гыйбадуллин катнашты.

Утырышта докладлар белән Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев, Рослесхозның Мәгълүмат системаларын үстерү һәм дәүләт урман реестры идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Петр Микка, «Белгослес» РУП (Беларусь Республикасы) агачларны электрон исәпкә алу бүлеге башлыгы Николай Сечко, «Ростелеком» ГАҖ юнәлеше директоры Михаил Никитин һ.б. чыгыш ясадылар.

Утырыш барышында урман тармагын цифрлы трансформацияләү, урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын эшләү, урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү һәм ЛесЕГАИСта эшләү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International