ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре башкарылган урман торгызу эшләренең сыйфатын тикшерә башладылар

2023 елның 14 июле, җомга

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре урманнарны торгызу буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерү һәм урман культураларын техник кабул итү материалларын бәяләү эшенә кереште. Тикшерүләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барыла.

Белгечләр быел Идел буе, Шәһәр яны, Кайбыч, Ары, Арча, Зеленодольск һәм Лаеш урманчылыклары территориясендә барлыкка килгән урман культураларын карап чыкканнар.

«Тулаем алганда, башкарылган урманнарны торгызу эшләренең сыйфаты билгеләнгән таләпләргә туры килә, – дип сөйләде Министрлыкның урманнарны яңадан торгызу һәм үстерү бүлеге башлыгы Тимур Галиев. – Җентекле агротехник тәрбия эше урман культураларының яшәп китүчәнлеген һәм үсеш тизлеген гарантияли ала».

Аның сүзләренчә, сентябрь ахырына кадәр республиканың калган 24 урманчылыгы территориясендәге участокларга барырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Проектта «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән ике максатчан индикатор билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International