Лубян урман-техник көллияте студентлары Камчаткада эшли башлаганнар

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

«Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары Виолетта Гомәрова, Кирилл Якимов һәм Максим Гаврилов Камчаткада эшли башлаганнар. Балалар «Россия студент отрядлары»  Бөтенроссия яшьләр оешмасының «Камчатка» Татарстан төбәк бүлеге проекты кысаларында хезмәт куялар.

Исегезгә төшерәбез, «Камчатка» – Камчатка краеның балык эшкәртү заводлары базасында балык, уылдык, кысласыманнар һәм моллюскларны эшкәртү һәм консервлауны үз эченә алган хезмәт проекты.

Быел проект илнең 16 төбәгеннән 600дән артык кешене берләштерә.

Камчаткада балаларны эш кенә түгел, бай мәдәни-спорт программасы да көтә. Алар монда үзләрен иҗатта, спорт ярышларында һ.б. күрсәтергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International