«Аксубай урманчылыгы» ТР ДКУ участок урманчысы Алексей Данилов 2 номерлы Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Урман патруле» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен гамәли дәрес үткәргән. Очрашу Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә – урман» VI слетына әзерлек кысаларында оештырылган.
Дәрес барышында Алексей Данилов укучыларга урман хуҗалыгының төп терминнары һәм төшенчәләре, кошлар, төп, ылыслы һәм яфрак кортучы бөҗәкләр турында искә төшергән, тармакны цифрлы трансформацияләү барышы турында сөйләгән. Шулай ук укучылар үлчәм сәнәге, биеклек үлчәгеч һәм буссоль кебек җайланмалардан куллана белүләрен дә күрсәткәннәр.