Татарстанлылар «Надежный партнер-Экология» Бөтенроссия конкурсында катнаша ала

2023 елның 18 июле, сишәмбе

«Ышанычлы партнер-Экология» V бөтенроссия төбәк табигатьне саклау практикалары конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурста теләсә кайсы предприятие, уку йортлары (югары уку йортларыннан тыш) һәм коммерциясез оешмалар катнаша ала.

Конкурсның максаты – федераль һәм төбәк дәүләт хакимияте органнарына «Экология» илкүләм проектын нәтиҗәле тормышка ашыруда ил буенча алга таба тиражлау һәм масштаблаштыру өчен иң уңышлы һәм нәтиҗәле табигать саклау региональ практикаларын һәм проектларын ачыклау өлешендә ярдәм күрсәтү.

Быел конкурста катнашу өчен гаризалар 29 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Тулырак мәгълүматны сайтта табып була: https://topecopro.ru/.

Конкурс «Надежный партнёр» берләшмәсе тарафыннан Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Энергетика министрлыгы, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Мәскәү шәһәренең Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау департаменты, «Национальные приоритеты» АКО ярдәме белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International