Зәй урманчылыгының урман фонды территориясендә урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләре буенча район семинар-киңәшмәсе узды. Чарада «Зәй урманчылыгы» ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашкан.
Семинар-киңәшмә барышында катнашучылар урман культураларын утырту сыйфатын, агротехник карау буенча башкарылган эшләрне һәм агымдагы елда урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чараларын бәяләделәр. Болгар, Зәй, Кушниково, Өргәнчә һәм Ямаши кишәрлекләрендәге урман участоклары каралды.
Шулай ук катнашучылар быелның икенче яртыеллыгында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан үрчетү буенча эшләрне башкару планы турында да фикер алыштылар.