Ары урманчылыгы территориясендә яңа аншлаглар урнаштырылган

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

Ары урманчылыгының урман фонды территориясендә яңа аншлаглар урнаштырылган. «Быел без барлыгы 5 яңа мәгълүмат щиты урнаштырдык. Соңгы аншлагны бу атнада Ашыт кишәрлегенең 84 нче кварталында куйдылар, – дип сөйләде «Ары урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Морат Ибраһимов.  Аншлагтагы текст, республика законнары нигезендә, ике дәүләт телендә бирелгән».

«Эшләр урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы кысаларында башкарылды, – дип өстәде Морат Ибраһимов. – Урманда мондый конструкцияләрне урнаштыру гражданнарга урманның әһәмияте, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәртүнең нәтиҗәле ысулы булып тора».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International