Бүген Шәһәр яны урманчылыгы урман фонды территориясендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре өчен квадрокоптерлар белән идарә итү буенча семинар оештырылды. Дәресне Иннополис университеты хезмәткәрләре үткәрде.
Дәрес барышында белгечләр кышкы чорда, урманлы җирлектә, катлаулы һава шартларында һ.б. квадрокоптерлар белән эшләгәндә тарырга мөмкин булган авырлыклар каралды.
Исегезгә төшерәбез, квадрокоптерлар урман хуҗалыгында урман утыртмаларын законсыз кисүне һәм урман законнарын бозуны кисәтү һәм ачыклау, шулай ук янгын куркынычын күзәтү өчен кулланыла.