Бүген Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә «Татарстан көзгесе» туристлык кластерын булдыру кысаларында «Зәңгәр күлләр» ял зонасын төзекләндерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Фикер алышуда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков, ТР «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшафиев, «Казан шәһәре Парклар һәм скверлар дирекциясе» МБУ, «ТР Тирәлекне планлаштыру институты» ДБУ вәкилләре катнашты.
Очрашуда катнашучылар юл-сукмак челтәрен проектлау, мәгълүмат щитлары һәм аншлаглар урнаштыру мәсьәләләрен карадылар.