Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев укытучыларны һәм студентларны яңа уку елы белән котлады

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Котлау телеграммалары Казан дәүләт аграр университеты (КДАУ) ректоры Җәүдәт Фәйзрахмановка һәм Лубян урман-техник колледжы директоры Мулланур Гобәйдуллинга юлланды. Хатларда соңгы елларда бу уку йортларында урман хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләү буенча күп эшләр эшләнүе әйтелгән. Мәсәлән, Лубян урман-техник колледжының матди-техник базасы шактый яхшыртылган, укыту процессы заманчалаштырыла, яңа җиһазлар алына, яңа предмет кабинетлары булдырыла.

Наил Мәһдиев телеграммаларын КДАУ урман факультетының белем бәйрәмендә министрның беренче урынбасары Харис Мусин, Лубян колледжында – эшләр идарәчесе Гадел Галиуллин укыды. Министр урынбасары Рәмил Мәхмүтов исә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы исеменнән Әгерҗе муниципаль районы укучыларын һәм укытучыларын яңа уку елы белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International