Лениногорск урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урман культураларын агротехник карау буенча эшләр алып бара

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

«Лениногорск урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман культураларын агротехник карау буенча эшләр башкара. «Мондый чараларны үтәү – урман культураларын булдыру һәм үстерү процессында мөһим этап, – ди урман хуҗалыгы директоры в.б. Руслан Куличков. – Шулай итеп, без үсемлекләрне тамырдан тукландыру шартларын яхшырта алабыз, аларның үсеп китүен, сакланышын һәм урман культураларының тиз үсешен тәэмин итә алабыз. Бүгенге көндә мондый эшләр 68,4 гектар мәйданда башкарылган, план буенча – барлыгы 180 гектар».

Тулаем алганда, Татарстан Республикасы буенча агымдагы елның 20 июленә урман культураларын агротехник карау буенча эшләр 3,8 мең га мәйданда башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International