ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Сибур» ҖЧҖ белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм «Сибур» ҖЧҖ арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, аның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, «Сибур» ҖЧҖ Җир-мөлкәт активлары идарәсе җитәкчесе Наталья Никулина, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ һәм «Татинвестгражданпроект» ДУП вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында урман кишәрлекләрен арендалау, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан үрчетү эшләренең үтәлеше турында урман декларацияләрен һәм хисапларын тапшыру, урманнарны торгызу һәм үстерү проектларын төзү, компенсацияле урман торгызу һ.б. мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International