2023 елның 26-28 июлендә Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында ТР мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә – урман» VI слеты узачак. Чара мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү программасы һәм Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында үткәреләчәк.
Слетта 31 мәктәп урманчылыгыннан 93 кеше катнашачак, форум барлыгы 200 кешене җыячак.
«Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә аерым игътибар бирә. Чөнки мондый берләшмәләр экологик белем бирүнең, үсеп килүче буынга һөнәри юнәлеш күрсәтүнең һәм үзбилгеләнүенең нәтиҗәле формасы булып тора, – ди ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Быел без программаны үзгәрттек, слет балалар өчен быелгы иң якты һәм онытылмас вакыйгаларның берсе булыр дип өметләнәбез».
Слетның беренче көнендә «Цифрлы урман викторинасы» интерактив интеллектуаль уены үткәреләчәк, аның барышында укучылар үзләренең эрудицияләрен, логикаларын һәм тапкырлыкларын күрсәтәчәк. Моннан тыш, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган музыкаль-күңел ачу программасын оештыру да планлаштырыла.
Икенче көнне, 27 июльдә, ТР мәктәп урманчылыкларының VI «Халык традицияләрендә – урман» слетын һәм «Яшь урманчылар» төп конкурсын ачу тантанасы булачак. Катнашучыларга эссе язарга һәм «Ботаника һәм дендрология» (яфраклар һәм шытымнар, агач токымы һәм орлыклар буенча куак төрен билгеләү), «Таксация» (агачның диаметры, биеклеге, яшен күз белән һәм инструментлар ярдәмендә белү), «Урманнарны саклау һәм яклау» (кошларның төрен, кайры, ылыс һәм яфрак кимерүче урман корткычларын тышкы кыяфәте һәм яшәеш тирәлеге буенча билгеләү), «Урманнарны торгызу һәм үрчетү» (кәлшәләрне һәм үсентеләрне утыртуның төп ысулларын һәм технологияләрен күрсәтү), «Геодезия» (буссоль ярдәмендә ориентлашу), "Туфрак белеме" (туфрак төрен ачыклау), «Янгыннарны сүндерү» (янгын сүндерүне имитацияләү) һәм «Урман хуҗалыгында машиналар һәм механизмнар» (урман хуҗалыгында файдаланыла торган техника һәм җайланмалар турындагы белемнәрне күрсәтү) һәм "Беренче ярдәм күрсәтү" (беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен күрсәтү) юнәлешләре буенча гамәли биремнәрне үтәргә туры киләчәк.
Шулай ук бу көнне «Рослесинфорг» ФДБУның Казан филиалы, «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны саклау үзәге һәм «ВНИИЛМ» ФБУ филиалы булган Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясенең әйдәп баручы экспертларыннан белем бирү программалары оештырылачак. Укучылар урман планшетларын күрә алачак, электрон микроскоплардан файдаланырга өйрәнәчәк һәм урман өлкәсендә соңгы фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре турында беләчәк. Шул ук вакытта урман янгыннарын сүндерү, сәнгатьле рәсемнәр ясау, туздан үрү һ.б. буенча мастер-класслар үткәреләчәк.
Соңгы көнне, 28 июльдә, ТР мәктәп урманчылыкларының VI «Халык традицияләрендә – урман» слетында җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.