Казан лагеренда тәрбияләнүчеләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар

2023 елның 21 июле, җомга

Бүген «School bus» балалар үсеше үзәге каршындагы лагерьда тәрбияләнүчеләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.

Илгиз Зарипов балаларга Татарстанның урман хуҗалыгының тарихы һәм бүгенге торышы, урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, урман янгыннарын сүндерү үзенчәлекләре, тармак һөнәрләре һ.б. турында сөйләде.

«Барлык экспонатлар арасында мине аеруча күп еллар дәвамында казылма үсемлекләр эзләре белән Шпицберген комлыгы сокландырды, – дип уртаклашты Мәдинә Вәлиуллина. – Гомумән, миңа экскурсия ошады. Мин монда тагын бер тапкыр килергә теләр идем».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International