Бүген министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Утырыш эшендә Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Киңәшмәдә төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады.
«Аренда белән бәйле сораулар бар, – диде ул. – Җитәкче-урманчыларга урман бүлемтекләренең таксацион тасвирламаларын вакытында карау һәм Министрлыкка мәгълүмат бирү эшен оештырырга кирәк. Шулай ук үзебезнең хезмәткәрләрдән урманнарны үзләштерү проектларына, территорияләрне планлаштыру һәм чикләү проектларына һәм аренда һәм түләүсез файдалану килешүләренә кушымталарга бәяләмәләрне үз вакытында җибәрүләре турында сорыйм.
«Моннан тыш, аренда килешүләрен, даими (сроксыз) файдалану хокукларын, урманнардан түләүсез файдалану шартнамәләрен урман законнары таләпләрен үтәүгә, урманнардан файдалану, урманнарны янгыннардан саклау, урманнарны саклау, урманнарны торгызу һәм үрчетү турында урман декларацияләрен һәм хисапларын бирү кагыйдәләре үтәлешенә карата системалы рәвештә анализларга кирәк», – дип өстәде министрның беренче урынбасары.
Аннары Илгизәр Зарипов ТР мәктәп урманчылыкларының VI «Халык традицияләрендә – урман» слетына һәм Лубян урман-техник көллиятенә укырга кабул итү кампаниясенә әзерлек барышына тукталды.
Утырыш ахырында оештыру эше бүлеге җитәкчесе, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Наталья Тюкаева чыгыш ясады. Ул катнашучыларны «Һөнәри берлек оешмасы җитәкчесе һәм рәисе – хезмәт өлкәсендә социаль партнерлар» республика конкурсының шартлары белән таныштырды.