«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйнәрү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре аварияле агачларны җыештыра.
«Соңгы еллардагы коры һава шартлары агачларның коруына китерә торган проблемага әйләнде, – дип сөйләде җитәкче-урманчы Илнур Кәшафеев. – Эшләр федераль һәм республика әһәмиятендәге юллар буйлап бара».
Исегезгә төшерәбез, структур кимчелекләре булган агачлар, шул исәптән черек, тамырлары ярылган, куркыныч булып иелеп торган, бөтен агачның яки аның бер өлешенең егылуына һәм дәүләт, муниципаль милеккә, шулай ук гражданнарның милкенә һәм сәламәтлегенә зыян китерергә сәләтле агачлар авария хәлендә дип таныла.