Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан балыкчылык һәм биологик су ресурсларын саклау өлкәсендәге законнар үтәлешенә тикшерү үткәрелгән.
Ике предприятие лицензия нигезендә Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә балыкчылык өлкәсендә башкарма хакимиятнең федераль органы белән килештермичә Куйбышев сусаклагычы (Идел елгасы) акваториясендә файдалы казылмалар чыгарган.
Биологик су ресурсларына китерелгән зыян 400 мең сумга якын.
Закон бозуны бетерү максатыннан табигать саклау прокуроры юридик затларның җитәкчеләренә күрсәтмәләр җиткергән.
Прокурор йогынтысы актларын карау нәтиҗәләре буенча предприятиеләр су биологик ресурсларына китерелгән зыянны тулысынча каплаганнар.