Президент урман бизнесы һәм хакимиятнең үзара эшчәнлеген гадиләштерү турындагы законны имзалады

2023 елның 25 июле, сишәмбе

Кабул ителгән закон 2024 елның I кварталыннан бөтен ил буенча урманның цифрлы игезәген (ФГИС ЛК) кертүне күздә тота, дәүләт урман реестры электрон рәвештә алып барылачак, ә тармак документларын карау вакыты кыскартылачак, бу урманнан файдаланучыларга үз проектларын тизрәк гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Урман кодексына* кабул ителгән төзәтмәләргә ярашлы рәвештә, ил буенча электрон дәүләт урман реестрына күчү әкренләп барачак һәм берничә этапта узачак: сентябрьдә яңа рәвештә реестрны 3 субъект алып барачак, октябрьдә аларга тагын – 10, ноябрьдә – 20, декабрьдә – 30, ә 2024 елның I кварталында эре, урман төбәкләре дә кушылачак.

«Кабул ителгән закон безгә урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын билгеләнгән вакыттан бер елга иртәрәк эшләтеп җибәрү генә түгел, ә дәүләт урман реестрын яңа кагыйдәләр буенча электрон рәвештә алып баруны да башларга мөмкинлек бирә. Исегезгә төшерәбез, система сынау режимында 1 сентябрьдән өч төбәктә – Архангельск, Мәскәү һәм Ульяновск өлкәләрендә эшли башлаячак. Төбәк урман ведомстволары хәзер тармак мәгълүматларын әлеге системага күчерәләр, аларны системалаштыралар һәм инде 1 сентябрьдән урманнан файдаланучылардан, хакимият органнарыннан һәм гражданнардан барлык гаризаларны шунда караячаклар. Бу – урман хуҗалыгын цифрлаштыруда мөһим адым. Россия урманнары турында барлык мәгълүмат цифрлаштырылачак һәм электрон рәвештә ачык булачак», – диде Рослесхоз башлыгы Иван Советников.

Шулай ук закон тармакта дәүләт хезмәтләрен күрсәтү срокларын кыскартуны күздә тота: урманнарны үзләштерү проектына экспертиза үткәрү 30 көннән 15 көнгә кадәр кыскартылган, ә урманнарны торгызу проектларын карау 15 көннән 5 көнгә кадәр кыскартылган.

Әлеге хезмәтләр бердәм хезмәтләр порталында инде бар һәм аларны күрсәтү срокларын кыскарту урманнан файдаланучылар өчен рөхсәт процедураларын үтүгә вакыт һәм финанс чыгымнарын киметергә ярдәм итәчәк.

Белешмә өчен:

* «Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» №343-ФЗ.

 

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International