«Буа урманчылыгы» ДКУ һәм «Буа урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман фондында урнашкан кырмыскалыкларны койма белән әйләндереп алу буенча эш алып бара. «Һәр кырмыска оясы – урман өчен файдалы, әмма зәгыйфь һәм сакчыл мөнәсәбәт таләп итә торган аерым уникаль хуҗалык, – ди җитәкче-урманчы урынбасары Марат Гафаров. – Кырмыскаларны һәм аларның яшәү урыннарын кеше, хайваннар, кошлар тарафыннан тузгытудан саклау өчен, белгечләр кырмыска ояларын махсус такталар белән әйләндереп алалар. Кырмыскалыкларны коймалап алу һәм саклау биотехник чаралар комплексына керә».
«Кырмыскалар «урман санитарлары» дип санала, чөнки алар корткыч бөҗәкләрне нәтиҗәле юк итә. Урман кырмыскалары территорияне кортлардан, ефәк күбәләгеннән, кисмәннәрдән һәм урманга зыян китерә алган башка бөҗәкләрдән саклыйлар. Алар шулай ук күп кенә үсемлекләрнең орлыкларын таратырга, туфракны йомшартырга, чәчәкләрне серкәләндерергә ярдәм итә», – дип өстәде ул.