Бүген Министрлыкта Казансу елгасын савыктыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, аның урынбасары Илгизәр Зарипов, «Бөтенроссия әйләнә-тирәлекне саклау фәнни-тикшеренү институты» ФДБУ директоры Даниил Путятин, фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Ольга Задонская һ.б. катнашты.
Утырышта Казансу елгасының пычрануына китергән проблемалы мәсьәлә булып авыл хуҗалыгы кырларыннан, фермалардан, җиһазландырылмаган сәнәгать мәйданчыкларыннан, шулай ук транспорт инфраструктурасыннан килгән көйләнмәгән агымнарның тискәре йогынтысы кала, дип белдерелде. Белгечләр елганы саклауның нәтиҗәле ысулы дип табигый барьер – яр буенда су саклаучы урман полосаларын булдыруны саныйлар.
Очрашуда катнашучылар ТР елгалары ярлары буена саклагыч урман утырту, әлеге эшләрне финанслау һ.б. мәсьәләләрне карадылар.
Шулай ук 2023-2024 елларда институт галимнәре Казансу елгасы бассейнында тикшеренүләр үткәрәчәк һәм диффуз агымны киметү буенча конкрет чаралар тәкъдим итәчәк, дип карар ителде.