ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында финанс-икътисад мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта финанс-икътисад мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Утырыш эшендә министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, республика урманчылыклары җитәкчеләре һәм  урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмәдә төп доклад белән министр урынбасары Рәис Гомәров чыгыш ясады. Үз чыгышында ул Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, түләүле хезмәт күрсәтү һ.б. буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү мәсьәләләренә тукталды.

«Урманнарны саклау, яклау һәм үрчетү буенча башкарылган чаралар турында актларны рәсмиләштерү эшен активлаштыруны һәм аларны финанс, бухгалтерлык исәбе һәм контроль бүлегенә вакытында тапшыруны сорыйм, – дип ассызыклады Рәис Гомәров. – Бигрәк тә бу «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга кагылышлы документациягә кагыла».

Аның сүзләренә караганда, түләүле хезмәтләр күрсәтү планын үтәү буенча лидерлар арасында Түбән Кама, Кайбыч, Кызыл Йолдыз һәм Саба урман хуҗалыклары белгечләре бар. «Калган учреждениеләргә әлеге юнәлеш буенча эшне яхшыртырга һәм билгеләнгән күрсәткечләр үтәлешен тәэмин итәргә кирәк», – дип нәтиҗә ясады министр урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International