Бүген Кукмара муниципаль районы Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында ТР мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә – урман» VI слеты ачылды. Форум республиканың 31 мәктәп урманчылыгыннан 93 кешене җыйды.
Беренче көн кысаларында «Цифрлы урман викторинасы» интерактив интеллектуаль уены уздырылды, аның барышында укучылар урман хуҗалыгы өлкәсендә белемнәрен, шулай ук эрудиция, логика һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.
Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Натуралист» мәктәп урманчылыгы тәрбияләнүчеләре алды. Икенче урында – «Дубравушка» берләшмәсе, өченчедә – «Урман дуслары».
Моннан тыш, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган музыкаль-күңел ачу программасы да оештырылган иде. Укучылар төрле халыкларның җырларын, биюләрен башкарып, шигырьләр укуны үз эченә алган номерлар тәкъдим иттеләр.
Мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре өчен бүген «Без бер команда» дигән тренинг үткәрелде. Максат коллективны берләштерү һәм команданың үзара нәтиҗәле бәйләнешен булдыру иде.
«Мин слетта беренче тапкыр катнашам, барысы да ошый, бик кызык, – дип тәэсирләре белән уртаклашты «Лесной родник» берләшмәсендә катнашучы Карина Сергиванова. – Мин мәктәп урманчылыгында инде 3 ел катнашам. Без агачлар утыртабыз, урманнарны чистартуда катнашабыз, сыерчык оялары эләбез. Мин һәм башка балалар слетка бик тырышып әзерләндек. Түземсезлек белән иртәгәсе көнне көтәм».
Иртәгә, 27 июльдә, ТР мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә – урман» VI слетын ачу тантанасы була.