Лубян урман-техник көллияте студенты Амаль Мингалимов «Профессионаллар» чемпионатының сайлап алу этабында «Агач кисеп аударучы» компетенциясе буенча ярышларда 2 нче урынны алган

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар-2023» бөтенроссия чемпионатының сайлап алу (төбәкара) этабының «Агач кисеп аударучы» компетенциясе буенча ярышларга йомгак ясалган. Исегезгә төшерәбез, ярышлар июль аенда Хабаровск шәһәрендә «Хабаровск сәүдә-икътисад техникумы» КГБҺБУ базасында узды.

Ярышларда Мәскәү, Татарстан Республикасы, Мари Иле, Ярославль, Владимир, Новосибирск өлкәләреннән һәм Хабаровск краеннан 7 кеше катнашкан.

 Шартларга ярашлы рәвештә, конкурста катнашучылар бензопычкы чылбырын алыштыру, агач кисү, ботакларны, бүрәнәне катнаш кисү һәм төгәл кисү буенча берничә биремне үтәгәннәр.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ 3 нче курс студенты Амаль Мингалимов 2 нче урынны алган.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International