ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров: «Мәктәп урманчылыклары хәрәкәте актив үсеш ала һәм үз сафларына республиканың барлык районнарыннан яңа фикердәшләрне җәлеп итә»

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Кукмара муниципаль районы Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында ТР мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә – урман» VI слетын рәсми рәвештә ачу тантанасы булды. Анда Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева, муниципаль район башлыгы Сергей Димитриев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һ.б. катнашты.

«Мәктәп урманчылыклары хәрәкәтенең актив үсеш алуына һәм үз сафларына республиканың барлык муниципаль районнарыннан яңа фикердәшләрне җәлеп итүенә шатмын, – диде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Хәзерге вакытта Татарстанда 149 мәктәп урманчылыгы эшли, алар 1,9 мең кешене берләштерә. Быел мәктәп урманчылыклары слетының темасы – «Халык традицияләрендә – урман». «Яшь урманчылар» төп конкурсыннан тыш, эстафета, мавыктыргыч квестлар һәм мастер-класслар уздыру планлаштырыла. Слет сезнең өчен быел онытылмаслык вакыйгаларның берсе булсын, бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр бүләк итсен».

Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә округта 500гә якын мәктәп урманчылыгы эшли. «Аларның өчтән бере Татарстанга туры килә, – дип хәбәр итте ул. – Мәктәп урманчылыклары яңа белем һәм күнекмәләр алуда гына түгел, ә үсеп килүче буынның һөнәри юнәлеш алуына да ярдәм итә. Һәркемгә нәтиҗәле эш, яңа җиңүләр һәм казанышлар телим».

«Республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның урман хуҗалыгы һәм экология өлкәсендә кыйммәтле белем алу мөмкинлегенә ия булуы куанычлы, ¬- дип ассызыклады Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев. – Слетта катнашучыларның барысына да уңышлар телим, иң көчлесе җиңсен».

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов яшь буынга экологик белем бирү буенча алып барылган эшләре өчен укытучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерде. «Шулай ук мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләргә дә рәхмәт. Урман – безнең байлыгыбыз һәм аның киләчәге – сезнең кулларда», – диде ул.

ТР Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева слетта катнашучыларны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин исеменнән сәламләде. «Үземнән мәгариф системасында экологик юнәлешнең аерым роль уйнавы турында өстәп китәм. Без табигать белән гармониядә яшәргә өйрәнергә тиеш, чөнки безнең аңа мөнәсәбәтебез киләчәгебезгә бәйле, – дип билгеләп үтте ул. – Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, онытылмаслык көннәр һәм уңышлар телим».

Ярышлар флагын күтәрү хөрмәте ТР мәктәп урманчылыкларының V слетында җиңүчеләр – «Яшел утрау» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләргә бирелде.

Слет ачылганнан соң «Яшь урманчылар» дигән төп конкурс узды. Укучылар эссе яздылар һәм «Ботаника һәм дендрология», «Таксация», «Урманнарны саклау һәм яклау», «Урман торгызу һәм урман үрчетү», «Геодезия», «Туфрак белеме», «Янгыннарны сүндерү» һәм «Урман хуҗалыгында машиналар һәм механизмнар», «Беренче ярдәм күрсәтү» юнәлешләре буенча берничә гамәли биремне үтәделәр. Укучылар Татарстан Республикасында үсә торган агачлар һәм куаклар, урман хуҗалыгында кулланыла торган техника, үсентеләрне утырту ысуллары һәм технологияләре, шулай ук командада эшләү, урманда ориентлашу, каршылыкларны җиңеп чыгу, урман янгыннарын сүндерү һәм таксацияләү күнекмәләрен күрсәттеләр.

Иртәгә, 28 июльдә, ТР мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә – урман» VI слетында җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International