Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре квалификация күтәрү курслары уза. «Урман комплексын динамикалы рәвештә үстерү, урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тармакның кадрлар потенциалын формалаштыруга һәм камилләштерүгә аерым игътибар бирә, – дип сөйләде Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча сектор мөдире Эльвира Зыятдинова. – Кадрлар сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре булып һөнәри яңадан әзерләү, белем бирү оешмаларында белгечләрнең квалификациясен күтәрү, аларның осталыкларын һәм күнекмәләрен ачу өчен шартлар тудыру һәм һөнәри үсешкә ярдәм итү тора».
«Ел башыннан ук барлыгы 16 кеше – Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре укытулар узды», – дип өстәде Эльвира Зыятдинова.
Квалификация күтәрү курслары «Бөтенроссия урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү институты» ӨҺБ ФАУ, Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе һ.б. базасында оештырылды.